Агымдагы ел башыннан Дәүләт хезмәтләре порталы аша ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына аучылык билеты бирү һәм гамәлдән чыгару өчен 1695 гариза керде, шуларның 1073 е – электрон рәвештә.
Аны алу өчен гариза бирүчегә электрон гариза тутырырга, шулай ук баш киемсез, туп-туры карап төшерелгән (анфас) йөзе ачык сурәтләнгән 3 х 4 см лы 2 фотосурәт әзерләргә кирәк.
Хезмәт гаризаны карый башлаганнан бирле 5 эш көне эчендә бирелә.
Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлекләре билгеле: хезмәтләрдән файдалану белән бәйле мәгълүматның һәркем кулланырлык булуы, вакытлы чыгымнарны киметү, шулай ук уңайлы вакытта теләсә кайсы урыннан гариза бирү мөмкинлеге.
Искәртеп узабыз: хәзерге вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан электрон рәвештә 9 дәүләт хезмәте күрсәтелә.