ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 1 октябрьдән республикада барлык яшь һәм җенес төркемнәреннән булган кондыз һәм кыр кәҗәләренә ау чоры ачыла.
Кондыз аулау сезоны 2023 елның 28 февраленә кадәр, кыр кәҗәсенә исә 2023 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.