ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында сак зоналары булдыру турында фикер алыштылар

2022 елның 30 сентябре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.

Утырыш барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков Түбән Кама районы территориясендә төбәк әһәмиятендәге «Зур ак челәннең оя кору урыннары» дәүләт табигый биологик (зоологик) тыюлыгын һәм Республиканың Яшел Үзән районындагы «Кара күл» төбәк әһәмияттәге табигать һәйкәлен саклау зонасын булдыру проектлары турында сөйләде.

«Зур ак челәннең оя кору урыннары» дәүләт табигый биологик (зоологик) тыюлыгы» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигый территория булып тора, ул ак челәннәрнең табигый оя кору урыннарын, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау максатларында оештырылды. Ул 2 050 гектар мәйданда урнашкан. Биологик төрлелекне саклауны тәэмин итү; хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау; төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигый территорияләр системасын үстерү һәм камилләштерү – тыюлык эшчәнлеген оештыру вакытында төп бурычлар булып тора», – диде ул.

Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан «Кара күл» табигать һәйкәле саклау зонасына килгәндә, аның чикләрендә табигый комплексларга һәм табигать һәйкәле объектларына тискәре (зыянлы) йогынты ясый торган эшчәнлек тыела.

Утырыш закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычы программаларының проектлары буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International