Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.
Беренче октябрь календарьда бәйрәм датасы гына түгел, өлкән буын кешеләренә яшь буынның игътибарын җәлеп итү өчен тагын бер сәбәп тә ул.
Шул уңайдан бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләре белән очрашты һәм бергә эшләгән чорларын искә төшерде. Аларның күбесе, лаеклы ялда булганда да, яшь хезмәттәшләренең уңышларын һәрвакыт күзәтеп тора, вакыйгалар белән кызыксына.
«Сезнең белемегез һәм бай тәҗрибәгез хәзерге заман шартларында аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән янәшә һәрвакыт өлкәннәрнең тормыш зирәклеге дә кирәк. Безнең бүгенге бар булганыбыз – бу сезнең казанышыгыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, мәхәббәт, якыннарыгызның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телим!» – диде ветераннарны котлап Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков.