Туган якка мәхәббәт, яисә 36 ел стажы булган педагог укучыларда әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәтне ничек тәрбияли

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә экологик тәрбия, белем бирү һәм мәдәният мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара. Экологик тәрбия заманча мәктәп үсешендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу эштә төп рольне исә мәктәп укытучылары башкара. Шуңа күрә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшь буынга экологик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче республика укытучылары турында сөйләргә булды.

Шундый мөгаллимнәрнең берсе – 36 елдан артык укытучы булып эшләгән Линар Зиннәтуллин. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Буа районының Боерган урта мәктәбендә география-биология укытучысы булып башлый. Аннары 12 ел дәвамында география һәм биология укытучысы, шулай ук Исәк урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

2000 – 2009 елларда – Әлки төп мәктәбе директоры, 2009 – 2014 елларда Исәк урта мәктәбе директоры.  Инде 8 ел дәвамында бүгенге көнгә кадәр Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназиясен җитәкли.

Линар Бәдретдин улы – гимназия базасында төбәкара һәм Бөтенроссия конференцияләрен оештыручы иҗади җитәкчесе һәм укытучысы.

Туган як табигате, хуҗалыгы һәм тарихы турында күпьеллык тупланган материал аңа «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы географиясе» дигән уку әсбабын төзергә мөмкинлек бирде. Аны районның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә кулланалар. Ә узган ел «Татарстан Республикасы Буа районында география белеме бирү тарихы: үткәне һәм киләчәге»  китабын чыгарды.

Шулай ук Линар Бәдретдин улы «Зәй буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе белән берлектә яшь буынга экологик белем бирү эше кысаларында уртак акцияләр оештыра. Әйтик, быел гимназистлар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре оештырган сыерчык оялары ясау һәм урман утырту акцияләрендә катнашты инде.

Мәгариф системасында эшләгән дәвердә ул «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемен алды һәм «Татарстан Республикасында Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International