Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм Красный ключ мәктәбе укучылары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге белән берлектә кече туганнарыбыз турында кайгыртучанлык күрсәткәннәр.
«Флора һәм фаунаны саклау – төп бурычларның берсе. Бүген без сикергәләргә яратучы кимерүчеләргә җимлек-оялар куйдык. Әмма моны ничек кабул итәчәкләрен белмибез», – ди Түбән Кама районы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.
Яңа җимлекләрне районның урман утыртмаларының берсендә урнаштырганнар. Исегезгә төшерәбез: тиеннәрне кыздырылмаган орлыклар, чикләвекләр (әстерхан, кедр, фундук), кипкән җиләк-җимеш, яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, тозсыз сало белән сыйларга, җимлекләренә бал сылаган печенье яки аз гына майлы ит фаршы һәм эремчек салырга була.