Кондызлар көне: «табигать экологлары» кышка ничек әзерләнә һәм аларны кайда очратырга мөмкин?

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Һәрбер хайван да халыкара экологик бәйрәме булу белән мактана алмый, ә кондызның мактанырлыгы бар. Нәкъ менә бүген Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Бу хайван гадәти булмаган яшәү рәвеше алып баруы белән игътибарны җәлеп итә һәм күптәннән әйтемнәр, мультфильмнар, халык әкиятләре һәм балалар китаплары герое булып әверелде.

Кондызларның эшчәнлеге нәтиҗәсе елгаларның экосистемасын шактый үзгәртә, бу биологик төрлелекнең артуына китерә, һәм кайбер очракларда кимерүчеләр төзегән плотиналар, тугайлыклар, уйсулыклар аеруча файдалы. Алар суны буып куып, корылык китергән зыянны киметәләр.

Хәзер кондызларның актив рәвештә кышка азык әзерләү чоры. Алар яр буенда үскән бар нәрсәне кимерәләр. Бигрәк тә усак, тал һәм шомырт яраталар. Ботакларны һәм зур кәүсәләрне үзләре яши торган җиргә суга ташыйлар. 

Биш-сигез кондыздан торган бер гаиләгә яшәү өчен тәүлегенә 12 шәр сәгать эшләргә туры килә. Кышын алар бер-берсен җылытып, вакыт-вакыт келәткә чыккалап, җылы өннәрендә үткәрәләр.

Кондызларны ашатырга кирәк түгел. Аларның организмнары шактый тупас ризыкны үзләштерү өчен җайланган, моңа махсус микрофлора ярдәм итә. Ә менә кондызларны «кешеләр» ризыгы белән тукландыру аларның ашкайнатуына зыян китерергә мөмкин.

Республика территориясендә бер төр кондыз – Ауропа кондызы яши. Аларның саны 15252. Киң таралган. Ә кондызларның иң күп яшәгән җире Әгерҗе һәм Минзәлә районнарында билгеләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International