Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дүләт комитеты хезмәткәрләре Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә республиканың су объектларында планлы профилактик рейдлар үткәрүне һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүне дәвам итәләр. Түбән Кама һәм Чистай районнары хезмәткәрләре Кама елгасында чираттагы уртак профилактик рейд үткәрделәр. Алар боз астыннан балык тоту өчен 100 «экран» табып тартып алды.