Барысына да җитә: Республиканың «урман ашханәләрендә» кыргый хайваннар өчен 24317 кг бөртекле азык һәм 532 миллек әзерләнде

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Көз – урман киекләренең чыдамлылыгын тикшерү вакыты. Аларга көннән-көн ризык табу кыенлаша. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, аларга кыш уздыру җиңелрәк булсын өчен, ел саен республиканың аучылык биләмәләрендә «махсус ашханәләр»не ризык белән тәэмин итәләр.

Акция барышында республика территориясендә 346 корылма ясалган. Җимлекләргә 24317 килограммнан артык бөртеклеләр салынган, 532 миллек әзерләнгән. Болар барысы да республика урманнарында яшәүче хайваннарга зур ярдәм итәчәк.

Тояклыларның рационы файдалы һәм витаминга бай ризыклардан тора. Тоз савытларына тоз салабыз, ул минераль матдәләр чыганагы, барлык хайваннар өчен дә кирәк булган микроэлементлар кытлыгын тулыландырырга ярдәм итә.

«Урманга әти-әнием белән йөрсәм дә, мондый чарада беренче тапкыр әле. Кыргый хайваннар турында кайгыртучы, аларны ашатучы кешеләр булу яхшы», – ди Тәтеш районы Килдеш урта мәктәбе укучысы Арина Горбунова.

Белгечләр сүзләренчә, әлеге биотехник чаралар кыргый хайваннарны саклауга һәм арттыруга, аучылык байлыкларын үрчетүгә ярдәм итә. Әйтик, 10 ел эчендә пошиларның саны 2 тапкырга арткан һәм 13,5 меңнән артык тәшкил итә, ә кыр кәҗәләренең саны, 6 тапкырга артып, 12,5 мең тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International