ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыр кәҗәсен табигый яшәү тирәлегенә җибәрделәр

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә кыр кәҗәсен коткардылар.

Хәбәр Түбән Кама шәһәренең 35 нче лицее хезмәткәрләреннән алынды. Алар хайванның металл койма арасына кысылып калуы турында хәбәр итте.

Хайван мөстәкыйль рәвештә табигый тирәлеккә кайта алмый, шуңа күрә аңа кешеләр ярдәме кирәк була. Хәзер аның сәламәтлегенә берни дә янамый. Хайван яңа яшәү урынын районның аучылык биләмәсендә тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International