Саба районында «Екатериновка авылы янындагы урман массивы» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигать территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Төбәк әһәмиятендәге 83,9 га мәйданлы табигать һәйкәле табигый һәм ясалма киң яфраклы агачларны, чыршы һәм ак чыршы үсентеләрен саклау, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннарны саклау максатларында булдырылды.
Бу территориядә табигый комплексларга тискәре йогынты ясый торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.