Су биоресурсларын законсыз рәвештә тоткан өчен татарстанлы көймәсез калды

2022 елның 21 октябре, җомга

Түбән Кама районында яшәүчегә РФ Җинаять кодексының «Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)» 256 статьясының 1 өлешендәге «г» пункты буенча Дала Зәе төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә законсыз рәвештә су биологик ресурсларын тоткан өчен хөкем карары чыгарылды.

Аңа мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелде, көймәсе конфискацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International