ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучыларга Лениногорск районы табигатенең күптөрлелеге турында сөйләделәр

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Чирмешән районы Иске Үтәмеш гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен үтте. «А.И. Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы хезмәткәрләре 22 нче туган көн бәйрәме алдыннан балаларга аеруча сакланучы табигать территориясе, шулай ук Лениногорск районында очратырга мөмкин булган ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлек һәм хайван төрләре турында сөйләделәр.

«Бай һәм уникаль табигать – Лениногорск районының үзенчәлеге. Тереклекне саклау һәм арттыру өчен, безнең район территориясендә «А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгын оештыру турында карар кабул ителде. Моннан тыш, район территориясендә төбәк әһәмиятендәге өч табигать һәйкәле бар: Дала Зәе һәм Чишмә елгалары, шулай ук Покш пандо урнашкан», – дип сөйләде «А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.

Балалар тыюлыкның флорасы һәм фаунасы турындагы чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International