«Спас» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Болгар музей-тыюлыгы белгечләре һәм район укучылары белән берлектә, тыюлык территориясендә алтмыш җиләк-җимеш агачы утырттылар. Балалар өлкәннәр белән алмагач, чия, слива һәм әстерхан чикләвеге үсентеләре утырттылар.
Укучылар сүзләренчә, агачлар утырту аларга бик ошаган. Алар яшел зонаны киңәйтүгә һәм туган районыбызның экологик торышын яхшыртуга өлеш керттеләр.
Чара барышында тыюлык хезмәткәрләре балаларга яшь үсентеләр утыртуның һәм тәрбяиләп үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
«Бүген балалар беренче агачларын утырттылар һәм моның белән горурлана алалар. Балалар утыртылган һәр агачка үз исемнәре язылган тасмалар бәйләделәр, алга таба агачларның үсешен күзәтергә булдылар. Ә язын бакча чәчәкле агачларның хуш исенә тулачак һәм тиздән тыюлык кунакларын җимешләре белән бик юмарт сыйлаячак», – ди «Спас» тыюлыгы белгече Любовь Мурзак.