ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең гомуми бүлек башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.
Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан, 25 ноябрьне дә кертеп, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 бүлмә, тел. 211-73-81, 211-66-94 яки электрон рәвештә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә танышырга мөмкин.
Шулай ук Хайваннар дөньясына мониторинг үткәрү бүлегенә һәм Биологик төрлелек бүлегенә белгечләр кирәк. Вакансияләр турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-73-81, 211-66-94 телефоннарына шалтыратып ачыкларга була.