Татарстанлылар ихтыяри рәвештә корал һәм сугыш кирәк-яраклары тапшырган өчен 700 мең сумнан артык акча алдылар

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тиешле рөхсәтсез саклана торган яки республика территориясендә табылган коралны, аңа патроннарны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган өчен бер тапкыр акчалата бүләкләү каралган, дип хәбәр итә.

Әйтик, агымдагы елда 400 дән артык граждан түләүләр алды. Бүләкләү суммасы 700 мең сумнан артып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International