Сулыкларда калган аккошларны коткарырга кирәкме?

2022 елның 28 октябре, җомга

Республика сулыкларында, салкын булуга карамастан, Кызыл Китапка кертелгән кошларны – ысылдык аккошларны күрергә мөмкин. Моны күреп борчылучы кешеләр аккошларны туңудан һәм ачлыктан коткаруны сорыйлар.

Каурыйлылар турында борчылырга кирәк түгел – алар кирәк булуга үзләре очып китәчәкләр яки кышларга калачаклар. Ысылдык аккошларның кышларга очып китүе сентябрьдә башлана һәм яшь кошларның очарга әзер булмавы, шулай ук боз кату соңару яки кошларны әле туңарга өлгермәгән  сулыклардагы азык базасы канәгатьләндерү сәбәпле озакка сузыла.

Аккошлар белән бәйле консультацияләр һәм мәсьәләләр буенча битараф булмаган татарстанлылар 8 (843) 211 70 78 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International