Татарстанның аеруча сакланучы табигать территорияләрендә яңа мәгълүмати аншлаглар барлыкка килде

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Республиканың өч аеруча сакланучы табигый территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылды. Алар Мамадыш районының «Нократ», Биектау районының «Шорский» һәм Лаеш районының «Мишә елгасы тамагы» дәүләти табигать тыюлыкларында барлыкка килде.

Табигый комплексларна аншлаг кую –республиканың аеруча сакланучы табигать территорияләре системасы үсешендә мөһим өлеш. Алар ярдәмендә чикләр генә түгел, тыюлыкларның махсус режимы да билгеләнә. Бу эш табигатькә сакчыл караш формалаштырырга ярдәм итә һәм табигатьне саклау законнарын бозуны киметергә мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез: республика территориясендә гомуми мәйданы 464,790 мең га булган 193 аеруча сакланучы табигать территориясе урнашкан. Аеруча сакланучы табигать территорияләре чикләрендә мәгълүмати билгеләр кую эше дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International