Бүген Түбән Камада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге белгечләре 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәренә һәм Түбән Кама кешесенә хайваннар дөньясына битараф булмаулары һәм әйләнә-тирә мохиткә сизгер карашлары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар металл койма арасында кысылып калган кыр кәҗәсенә беренче булып ярдәм күрсәттеләр һәм хәбәр иттеләр.
«Мондый очраклар лаеклы гражданлык позициясе һәм әйләнә-тирә дөньяга яхшы мөнәсәбәт үрнәге булып тора», – диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы бүлеге җитәкчесе Эдуард Иванов.
Исегезгә төшерәбез: бу хәл октябрь урталарында булды. Хәбәр 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләреннән килде. Алар хайванның 35 номерлы лицейның металл коймасы арасына кысылып калуы турында хәбәр иттеләр. Хайван мөстәкыйль рәвештә табигый тирәлеккә кайта алмый, шуңа күрә аңа кешеләр ярдәме кирәк була.
Урынга килгән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районара бүлеге хезмәткәрләре кыр кәҗәсен коткарып, табигый яшәү тирәлегенә чыгардылар.