А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый заказнигы территориясендә 9 яңа мәгълүмат стенды урнаштырылды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, «Татнефть» ГАҖ яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Несмин, шулай ук Лениногорск районының 2 нче һәм 8 нче урта белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.
«11 майдан 31 майга кадәр инициативалы проектлар конкурсы оештырылды, анда 200 дән артык гариза бирүче катнашты. Тыюлык администрациясе инициативасы белән әзерләнгән заказникта Экология сукмагы төзү проекты призерлар арасында булды», – ди А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов.
Стендлар ярдәмендә бирегә килүчеләр заказникның сирәк үсемлекләре һәм хайваннары турында белә алачак, шулай ук «Лениногорск районының дала киңлекләре» экологик сукмагының табигый үзенчәлекләре белән таныша алачак.
«Тыюлык территорияләрендә мәгълүмати билгеләр кую уникаль табигый объектларны саклау өчен кирәк. Ул халыкның кыйммәтле участоклар турындагы хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәреп кенә калмый, ә аеруча саклана торган табигать территорияләренең махсус саклау режимын үтәүне тәэмин итә», – дип билгеләде Рамил Шәрәфетдинов.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге һәм А.И. Щеповских исемендәге «Дала» заказнигы администрациясе конкурсны оештыручы – «Татнефть» ГАҖ хәйрия фондына табигатьне саклау һәм экологик агарту темаларына игътибарны җәлеп иткәне өчен рәхмәт белдерә.