ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре законсыз рәвештә куян аулауны ачыкладылар һәм тоткарладылар

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасының производство аучылык инспекторлары белән берлектә Куйбышев аучылык хуҗалыгы территориясендә, яктылык приборларын кулланып һәм механик транспорт чарасыннан файдаланып, законсыз рәвештә куян аулаучы гражданны тоткарладылар.

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International