Иртәгә бөтен ил буенча песнәк көне билгеләп үтеләчәк. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылды. Бу көнне торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунак»ны – безнең якларда кышлау өчен калган кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Алар арасында песнәкләр, купшыллар, карабүрекләр, күкшәләр, чи-чи чыпчыклар һәм сызгак чыпчыклар бар. Алар өчен азык әзерлиләр һәм җимлекләр асып куялар.
Песнәкләр көненең төп максаты – елның салкын вакытында кошларны тукландыруның мөһимлеген һәм кирәклеген кешеләрнең исенә төшерү.
Шуңа бәйле рәвештә, 12 ноябрьдән башлап, «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экология акциясе уздырыла.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты битараф булмаган татарстанлыларның, акциягә кушылып, кышлаучы кошлар турында кайгыртуларын сорый.