Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктанты яздылар

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының үзәк аппараты, саклау һәм федераль дәүләт күзәтчелеге бүлекләре хезмәткәрләре, шулай ук Төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләре хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктанты язуда катнаштылар.

«Без ел саен үткәрелә торган мондый зур проектта катнаша алуыбызга шатбыз. Безнең хезмәт экологик культураны формалаштыруга, яшьләр арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Мондый чаралар ярдәмендә халыкның экологик белем дәрәҗәсе арта», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Биологик төрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина.

Акциядә барлыгы 147 кеше катнашты. 45 минут эчендә 25 сорауга җавап биреп, белгечләр үз белемнәрен сынадылар. Экологик диктант нәтиҗәләре буенча акциядә катнашучыларның барысы да – катнашучы сертификатлары, ә җиңүчеләр дипломнар алачак.

Искәртеп узабыз: теләгән һәркем порталда онлайн-форматта 27 ноябрьгә кадәр үз белемнәрен тикшерә ала. Уникаль табигый мирасны саклау темасына битараф булмаган татарстанлыларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International