ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экология акциясендә актив катнашалар.
«Кошларны сезонлы тукландыру буенча чаралар районда кыш буе уздырылачак. Кышлаучы кошлар өчен иң кулай ризык – кыздырылмаган һәм тозсыз көнбагыш бөртекләре. Каурыйлыларны киптерелгән миләш һәм дүләнә белән тукландырырга мөмкин. Кошларны нәкъ менә бераз тукландырырга гына, ә туктаусыз ашатып тормаска икәнлеген онытмаска кирәк», – дип сөйли «Балтач» тыюлыгы белгече Илфинә Ильина.
Кошларга җимлекләр Салавыч балалар бакчасы территориясендә урнаштырыла. Балалар җҗимлекләр һәм сыерчык ояларын урнаштыруда актив ярдәм итәләр, бер-бер артлы җим салалар.
«Бүген без «Песнәкләр көне» экологик акциясендә катнаштык. Хәзер көн саен җимлекләрнең агачтан төшеп китмәвен һәм җилнең дә аларга зыян китермәвен күзәтеп торачакбыз», – дип, кичерешләре белән уртаклаша балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.