ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районында законсыз куян аулауга чик куйды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районы территориясендә яктылык приборларын кулланып һәм механик транспорт чарасы ярдәмендә ике куянны законсыз рәвештә аулап алган гражданны тоткарлаган.

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Гражданнан утлы корал һәм сугыш кирәк-яраклары тартып алынган. Машина штрафстоянкага озатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International