ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов «Цифрлар дәресе» барышында Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге Алексеевск 2 нче урта гомуми белем мәктәбе укучыларын Татарстан Республикасында кайбер цифрлы технологияләр һәм IT-бизнесны оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды.
Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары IT өлкәсендә уңышка илтә торган төп адымнарны өйрәнделәр һәм стартап өчен кызыклы идеяләр турында фикер алыштылар. Алар IT-продуктларда кулланыла торган видео технологияләре турында күзаллау булдырдылар, цифрлы мохиттә видеотехнологияләрне үстерү юнәлешләре һәм аңа бәйле һөнәрләр белән таныштылар.
«Үз идеяләрегезгә ышаныгыз һәм, финанс яктан гына түгел, ә технологик ярдәм эзләгез. Сезнең идеянең үсеш перспективасын, бәлки шактый глобальдер дә, күрергә ярдәм итүче тәҗрибәле белгечләр табыгыз. Иң мөһиме – беренче адымны ясарга курыкмау!» – дип билгеләп үтте Рамил Шәрәфетдинов.
Дәрес укучыларда зур кызыксыну уятты, алар бик күп сораулар бирделәр. Соңыннан Рамил Шәрәфетдинов укучыларны IT-өлкәдә һөнәри үсеш мөмкинлекләренә игътибар итәргә чакырды.