Балтач районында кышлаучы кошлар өчен 100 дән артык «йорт» урнаштырылган

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Республикага беренче салкыннар килә, димәк, елның салкын вакытында безнең ярдәмнән башка яши алмаучылар турында кайгыртырга вакыт.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре район белем бирү учреждениеләре укучылары белән берлектә җимлекләр урнаштырдылар.

«Балаларны салкын да, кар да куркытмады. Без каурыйларлы дуслар өчен чын урман ашханәсе булдырдык. Бүгенгә 100 дән артык җимлек урнаштырыды инде«, –дип сөйли «Балтач» тыюлыгы белгече Илфинә Ильина.

Кышлаучы кошлар өчен «йортлар» укучылар тарафыннан районкүләм җимлекләр бәйгесе кысаларында әзерләнде. Кышлаучы кошлар өчен җимлекләрне балалар әти-әниләре белән бергә ясадылар.

«Без бик файдалы эш эшләдек. Көчле салкыннарда кошларга ризык табу икеләтә авырлаша, һәм без, җимлекләр асып, салкыннарда исән калырга ярдәм итәбез», – дип кичерешләре белән уртаклаша укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International