Су биологик ресурсларын ятьмә белән законсыз рәвештә тоткан өчен татарстанлы көймәсез калды

2022 елның 2 декабре, җомга

Ноябрь аенда «Идел киңлекләре» табигать тыюлыгы территориясендә биологик су ресурсларын ятьмә белән законсыз тоткан өчен гражданин җаваплылыкка тартылды.

Аңа штраф салу төрендә җәза бирелде. Моннан тыш, «Казанка» маркалы көймәсе һәм көймә моторы конфискацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International