Бүген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе һәм Казан шәһәре һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел Буе районнары администрацияләренең Кулланучылар базары комитеты инспекторлары белән берлектә елга балыклары белән рөхсәтсез сәүдә итүне ачыклау буенча профилактик чаралар оештырды.
Рейд барышында шәһәр территориясендә ветеринария документларыннан башка балык сатуның 4 факты теркәлде. Әлеге товар кулланучы өчен куркынычсыз түгел.
Исегезгә төшерәбез: елга балыгының рөхсәтсез сатылуына кагылышлы мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасында калдырырга мөмкин.