Әтнә районы укучылары уен формасында районның табигый байлыгы белән таныштылар

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Шуларның берсе Әтнә районы Күшәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен үтте. «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре «Табигать һәм без» интеллектуаль-танып белү викторинасы үткәрделәр. Балалар экология һәм биология өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр.

«Укучыларга район тыюлыкларының табигате яхшы таныш. Балалар анда яши торган җан ияләре, Ашыт елгасы һәм елның төрле вакытларында аның тирәлеге нинди булуы турында яңа фактлар белделәр», – ди тыюлык белгече Гөлнара Габдрахманова.

Чара ахырында тыюлык хезмәткәрләре балаларга Халыкара хайваннар хокуклары көне тарихы, шулай ук аларның уникаль яшәү урыннары турында сөйләделәр.  Уен бик мавыктыргыч, командалар исә дус һәм бердәм иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International