Паркларда кошлар «ашханәләре»: республикада каурыйлар дусларыбызны кышкы тукландыру дәвам итә

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

«Зөя буйлары» тыюлыгы хезмәткәрләре «Йолдызкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә Буаның үзәк паркында кошлар ашханәләре урнаштырдылар.

«Бүген без бик игелекле эш эшләдек. Шәһәрлеләр бирегә ешрак килсеннәр, шулай ук үз ишегалларында, скверларда, балконнарда һәм тәрәзә каршыларында кошларга җимлекләр элеп куйсыннар иде. Салкыннар башлану белән каурыйлы дусларыбызга аеруча кыен, аларга ярдәм итү зарур», – ди «Зөя Буйлары» тыюлыгы белгече Алия Ильина.

«Ашханәләр», паркка килүчеләр кошлар өчен ризык калдыра алырлык итеп,  урман массивларында һәм юл буенда урнаштырылган. Аларның эшләнеше каргаларга һәм күгәрченнәргә кечкенә кошларны кысрыклап чыгарырга иөмкинлек бирми.

Чара ахырында балаларга кошларның ничек кышлавы турында сөйләделәр, шулай ук «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International