«Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов «ЭКОлидер-2022» республика бәйгесендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясе җиңүчесе булды.
Бүләкләү тантанасы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Бәйге номинантлары арасында әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчелек бар иде.
«Мондый бүләкне алу минем өчен бик кадерле һәм көтмәгәндә булды. Бүген дөньяда табигатьне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Хезмәтебез белән безнең һәрберебез көн саен республиканың биологик төрлелеген саклауга өлеш кертә», – дип билгеләп үтте Руслан Маннапов.