ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

2022 елның 23 декабре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләр арасында – Казанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев җиңүчеләргә яулап алынган дипломнарны һәм бүләкләр тапшырды.

«Әлеге бәйге балаларда табигатькә мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Балаларны кечкенәдән табигатьне саклау һәм экология эшчәнлегенә җәлеп иткән өчен, ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт белдерәм», – диде ул.

Чара барышында балалар өчен Кошлар көненә багышланган викторина оештырылды. Ә биологик төрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина аларга музей буйлап экскурсия үткәрде, анда республика территориясендә хайваннарның аучылык төрләренең үзенчәлекләре һәм таралуы турында сөйләде.

«Безнең эш җиңүчеләр арасында булыр дип бөтенләй көтмәгән идем. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт. Мондый чараларда кабат катнашыр өчен, киләсе елны көтәбез», –диде тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре арасыннан берәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International