ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.
Утырыш барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Александра Стукова су объектлары булган төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләренең саклау зоналарының максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
«Бүгенгә 11 табигать һәйкәленең сак зоналары бар, 73 табигать һәйкәле исемлеге әзерләнде, алар антропоген йогынтыга аеруча дучар булалар һәм аларның территорияләрен һәм якын-тирә участокларын (елгалар, күлләр, су комплекслары) саклау буенча чаралар күрүне таләп итә», – диде ул.
Утырыш 2022 елда су биологик ресурсларын саклау буенча эш нәтиҗәләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.