Бөгелмә суд районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары нигезендә җирле кешене, ау кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылыкка тарттылар.
Агымдагы елның август аенда Бөгелмә аучылык хуҗалыгына беркетелгән аучылык биләмәләрендә аның кимерүчеләр өчен көчле агулаучы матдәле җимлек ярдәмендә байбакларны аулаганлыгы ачыкланды.
Әлеге факт буенча ул Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.37 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм бер елга аулау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
Җирле кеше шикаять белән Бөгелмә шәһәр судына мөрәҗәгать итә һәм җәмәгать судьясы карарын гамәлдән чыгаруны сорый. Шикаятьне карау барышында суд эштә катнашучы затларны тыңлады һәм материалларны өйрәнде.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, апелляция инстанциясе суды җәмәгать судьясы карарын үзгәрешсез калдырды. Карар законлы көченә керде.