Могҗизалы ашханәләр: Спас районы укучылары кошларга салкын кышта исән калырга ярдәм итә

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Спас районында «Һәр кошчыкка – бездән җимлек» һәм «Кышлаучы кошлар» бәйгеләренә йомгак ясалды. Чарада «2 нче номерлы Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Спас» тыюлыгы белгече Любовь Мурзак тапшырды

«Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Балаларга мондый чараларда катнашулары өчен рәхмәт белдерәм. Барлык җимлекләрне дә агачларга элеп чыгачакбыз, алар кошларга кышкы авыр көннәрне кичерергә ярдәм итәчәк», – диде Любовь Мурзак. 

«Каурыйлы дустыбыз» номинациясендә призлы урыннарны  Таисия Василенко, Максим Зверев, Софья Бельбасова, Виктория Казакова, Валерия Новикова, Игорь Акоскин, Николай Пронягин, Әдилә һәм Камилә Вәлиевалар, Артем Хөснетдиновлар яулады.

«Иң матур җимлек» номинациясендә Ульяна Алексеева, Кирил һәм Станислав Пыровлар, Никита Атаманов һәм Полина Борисова җиңү яулады

«Файдалы иҗат җимеше» номинациясендә – Кира Петряева, Владимир Тюрин, Есения Мурзак, Данил Лапштаев, Ярослав Костин һәм Алена Романова.

Эдуард Мартиросян, Мирослав Таҗиев, Владислав Савинов, Марк Слепнев һәм Эвелина Раджабованың эшләре Иң могъҗизалы ашханәләр дип табылды.

Үзенчәлекле җимлекләрне Родислав Кипров, Иван Афоншин, Дарина Раздольская һәм Николай Ярошевич ясаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International