Кара Су Кролигы (куян, мәче) — киләсе 2023 ел символы. Бәйрәм алдыннан без республикабызда ничә куян яшәгәнен исәпләдек.
Кроликлар һәм куяннар куяннар семьялыгына, куянсыманнар отрядына керә. Бу семьялыкта берничә төр бар: үр куяны, ак куян, песчаник, маньчжур куяны һәм кыргый кролик. Республикада 2 төре – үр куяны һәм ак куян яши.
Ак куян урманнарда һәм куаклыкларда яшәүче җәнлек. Кышын ул ап-ак төстә, ә колак очлары ел әйләнәсе кара була. Ул үләнчел, куаксыман һәм агаччыл үсемлекләр белән туклана. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, бу төрне аулау тыела. Агымдагы елның 1 мартына булган мәгълүматларга караганда, аның саны 8804 кә җитә.
Үр куяны – халык әкиятләрендәге иң яраткан персонажларның берсе. Ул бераз куркаграк, мактанчык, ләкин шул ук вакытта искиткеч җитез һәм зирәк.
Алар бер-берсе белән тәпиләрен бәргәләп аралашалар. Бу тавышлар барабан какканны хәтерләтә. Агымдагы елның 1 мартына булган мәгълүматлар буенча республикада 28 349 җәнлек яши.
Хайваннар дөньясы вәкилләрен саклау һәм үрчетү өчен, ел саен кыргый җәнлекләрне тукландыру буенча эш алып барыла. Республикада куяннар өчен 7 меңнән артык тозлык һәм 10 мең тукландыру мәйданчыгы җиһазландырылган.