Татарстанда сулыкларны браконьерларның балык тоту коралларыннан арындыру буенча эш дәвам итә

2022 елның 30 декабре, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан сулыклардан браконьерларның ятьмәләрен алу эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

Әйтик, чираттагы рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләр белән берлектә Мамадыш районында Кама елгасында законсыз урнаштырылган 18 браконьер ятьмәсе табылды һәм алынды.

Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә. 2022 елда республика сулыкларыннан браконьерларның 6,5 мең балык тоту коралы алынды, су биологик ресурсларына 129 млн сумлык зыян китерелми калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International