«Теләкләр чыршысы»ның тылсымлы бүләкләре: Балачак хыяллары ничек тормышка аша?

2023 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре – теләкләрнең тормышка ашу вакыты ул. Һәммәбез дә чыршы астында теләгән бүләкләрне көтәбез. Хыялланырга һәм могҗизага ышанырга курыкмасаң, теләкләрең тормышка аша да.  

Бигрәк тә чын тылсымчылар эшкә алынса. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм Лениногорск районының Тимәш авылыннан 3 яшьлек Максимның теләген үтәде. Максим уенчык тимер юлы турында хыялланган.  

Малайга бүләкне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Районара бүлек башлыгы Евгений Җиһанов тапшырды. Ул сабыйны Яңа ел белән котлады, могҗизаларга ышанудан беркайчан да туктамавын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International