ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада түбәндәгеләргә ау сезоны тәмамлануын хәбәр итә:
- наратлык киек кошларына ау этләреннән башка;
- наратлык, дала һәм кыр киек кошларына ау этләре белән.
Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.
Аулап алыган аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмау гражданны 1 елга теләсә нинди аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм итә.
Моннан тыш, аулап алынган аучылык ресурслары турында белешмәләрне вакытында тапшырмаган өчен Административ хокук бозулар кодексында җаваплылык каралган.