Татарстан республикасында Дуңгызларда африка чумасына профилактика буенча Республика штабының эчшеләр төркеме утырышы

2013 елның 30 июле, сишәмбе
Бүген, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгында, Татарстан республикасында Дуңгызларда африка чумасына (ДАЧ) профилактика буенча Республика штабының эчшеләр төркеме утырышы узды. Утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Хазип улы Назип, РТ МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Камал улы Булат, РТ буенча Россиянең авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсе җитәкчесе Хабип улы Нурислам, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Иванов, ә шулай ук ТР министерстволардан һәм идарәләрдән җаваплы белгечләр катнаштылар. Утырышның көн тәртибенә министерстволар һәм идарәләр белән бирелгән, үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән, “ 2016-2014 елларда ТР территориясенә Дуңгызларның африка чумасын кертүгә һәм таратуга юл куймау” региональ программа проектын фикерләшү чыгарылды. Белгечләр, үзләренең чыгышларында, РФ регионнарында ДАЧ буенча эпизоотик шартлар начарлану һәм шуның нәтиҗәсендә ТР территориясенә ДАЧ кертү куркынычының үсүе белән бәйле рәвештә, күрсәтелгән проект программасының иң якын арада кабул итүнең кирәклеген белдерделәр Програма проекты хупланды һәм кызыксынган министерстволар һәм идарәләр белән килешүнең эзлекле тәртибен үткәргәннән соң, ТР МК раслауга кертү тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International