Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир- суларында ау булдыру кагыйдәләре белән тәңгәллектә, аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрне кертмичә, ТР Президентының 2013.12.04. №УП-303 боерыгы белән расланган, 17.08.2013 сәгать 17.00 каурыйлы киекләргә җәйге – көзге ау чоры ачыла. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир -суларында хайваннар дөньясы объектларын тотуга рөхсәтнамәләр 2013 елның 7 августыннан Идарә бинасында һәм муниципаль район җирлегендә биреләчәк.
Идарәдә рөхсәтнамәләр бирү вакыты:дүшәмбе – җөмга 10.00 – 17.00, төшке ашка тәнәфес 13.00- 13.45