Барысын да санаячаклар: Татарстанда урманда исәпкә алу башлана

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республикада 15 гыйнвардан хайваннарны кышкы исәпкә алу башлануын хәбәр итә. Бу ел саен 18 төр аучылык ресурсларына дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.

Быел ул өч яңа методика — кышкы маршрут исәбе, авиа исәпкә алу, ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу буенча оештырылган. Алар аучылык биләмәләрендәге хайваннар саны турында мөмкин кадәр ышанычлырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Республика территориясендә хайваннарны исәпкә алуда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, җәмәгатьчелек инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша.

Исәпә алу эшләре 15 мартта тәмамланачак. Алынган мәгълүматлар аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International