Республикада кышкы маршрут буенча исәпкә алуны оештыру хакында киңәшмәләр узды. Аларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков үткәрде.
Очрашулар «тере аралашу» форматында узды. Һәр катнашучының үз соравын бирү мөмкинлеге бар иде.
Киңәшмәне ачып, Федор Батков җыелучыларның игътибарын Африка дуңгыз чумасы буенча профилактик чаралар үткәрүгә юнәлтте.
Аннары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев кышкы маршрут буенча исәпкә алуны үткәрү турында сөйләде.
«15 гыйнвардан 15 мартка кадәр республикада кышкы маршрут буенча исәпкә алу уздырылачак. Аны сыйфатлы итеп үткәрү мөһим. Аучылык ресурслары саны турындагы мәгълүматлар аларның торышын бәяләргә һәм, кирәк булган очракта, ярдәмгә мохтаҗ аерым төрләрне саклау һәм яңадан торгызу өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.
Киңәшмә ахырында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мотахаров җыелучыларга ау вакытында куркынычсызлык чараларын үтәү турында искә төшерде.