ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында браконьерлыкка каршы көрәш буенча рейд үткәрде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт кече суднолар инспекциясенең инспекторлык участогы, Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек һәм балык саклау идарәсе вәкилләре белән Куйбышев сусаклагычында уртак рейд оештырдылар.

Күзәтчелек чаралары барышында законсыз урнаштырылган 28 ятьмә ачыкланган һәм тартып алынган.

Шулай ук балыкчылыкны регламентлаштыручы кагыйдәләрне бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37 статьясы 2 өлеше буенча административ беркетмә төзелде.

Әлеге хокук бозу түбәндәгечә административ штраф салуны күздә тотуын исегезгә төшерәбез: гражданнарга судноны һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) коралларын конфискацияләү белән яки аннан башка ике меңнән биш мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга судноны һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) коралларын конфискацияләү белән яки аннан башка егерме меңнән утыз мең сумга кадәр һәм юридик затларга – судноны һәм су биологик ресурсларын аулау (тоту) коралларын конфискацияләү белән яки аннан башка йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International