Кошларны кайгыртып: Спас районы укучылары мәктәп ишегалдына җимлекләр элделәр

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш – күңелле бәйрәмнәр, рәхәтләнеп таудан чана шуулар, кар атышып уйнаулар гына түгел, ә кышлаучы кошлар өчен сынау булган көчле җилле салкыннар чоры да. Салкыннар башлангач, песнәкләр, күгәрченнәр, кызылтүшләр, чыпчыклар һәм башка бик күп каурыйлы дусларыбыз торак йортлар янында азык эзли башлыйлар.

Аларга җиңелрәк булсын өчен, төбәк әһәмиятендәге «Спас» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре 1номерлы Болгар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Кышын кошларны тукландыр» экологик акциясе кысаларында мәктәп территориясендә җимлекләр элделәр.

Укучылар кошлар өчен «йортлар» ясауга бик җаваплы карадылар һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Кул астында булган һәртөрле материал да эшкә ярады. Җимлекләр бик иркен булып чыкты.

Хәзер теләге булган һәркем үзе белән бер уч ашлык алып килә һәм каурыйларны тукландыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International