ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында конкурс игълан ителде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

27 гыйнвардан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кирәкле документларны теркәп, 16 февральгә кадәр конкурс комиссиясе секретаре кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 каб, тел. 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 14 мартта узачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International