2013-2014 елларның ау чорына ТР аучылык җир- суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына җирәбә үткәрү турында.

2013 елның 2 августы, җомга

Хөрмәтле аучылар!!!

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 22.08.2013ел. сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин ур. 29 адресы буенча 2013-2014 елларның ау чорына, расланган тоту квоталары белән тәңгәл килеп, ТР аучылык җир- суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу хокукына җирәбә үткәрү турында хәбәр итә.

Җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар 2013 елның 7 августыннан 16 августына кадәр Идарә бинасында язма рәвештә яки элетрон почта аша ojm@tatar.ru кабул ителәләр. Аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә алу хокукын, ауны аучылык җир- суларында булдыра торган, физик затлар арасында бүлү Тәртибе һәм тәкъдим ителгән гариза рәвеше белән “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы”бүлегендә танышырга була.

Искә төшерәбез, аучы муниципаль оешмаларның аучылык җир- сулары территорияләрендә һәрбер төр аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә алу хокукына 1 гариза бирә ала. Гариза бирүче 1 гаризадан артык бирсә, яки гаризада муниципаль оешмаларның аучылык җир- сулары территорияләрендә һәрбер төр аучылык байлыкларының 1 артык төрен билгеләсә, комиссия, җирәбә нинди төр аучылык байлыкларына салынасын, үз карашы буенча билгели ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International