Азнакай районында законсыз ау факты ачыкланды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Азнакай районы территориясендә законсыз аулаган өчен дүрт гражданны тоткарладылар.

Аларда теркәлмәгән ике ау мылтыгы табылды. Гражданнарның берсенең яшәү урыны буенча тентү үткәргәндә полиция хезмәткәрләре патроннар, дары һәм сугыш кирәк-яраклары ясау өчен җайланмалар тапты. 

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International