Татарстан сулыкларында сулыкларны браконьерларның тоту коралларыннан арындыру буенча эш оештырылды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан сулыклардан браконьерларның ятьмәләрен алу эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

Рейд барышында «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә законсыз урнаштырылган 10 браконьер ятьмәсе табылды һәм алынды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 февральдән 15 апрельгә кадәр «Мишә елгасы тамагы»нда промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелгән. Тыюлыкның саклау режимын үтәмәгән өчен РФ КоАПның 8.39 статьясы нигезендә (Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу) җәза каралган.

Моннан тыш, 2023 ел башыннан «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә – 12 ятьмә һәм «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында 2 ятьмә алынды.

Бу юнәлештә планлы эш дәвам итәчәк. Рейд чаралары даими рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International